Россия Эчке эшләр Министрлыгының Баулы районы буенча полиция бүлеге эшкә чакыра

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге сәламәтлеге буенча яраклы, 40 яшькә кадәрге, тулы урта (11 сыйныф) белемле Россия Федерациясе гражданнарын түбәндәге вазифаларга полициягә хезмәт итәргә чакыра:

Полиция машина йөртүчесе,

Вакытлыча тоту изоляторына полиция машина йөртүчесе (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5),

Полициянең участок вәкаләтлесе,

Дознаватель (алдан тикшерүче),

Следователь (тикшерүче),

Вакытлыча тоту изоляторы начальнигы урынбасары,

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы,

Вакытлыча тоту изоляторы полиция хезмәткәрләре (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5),

Юл-патруль хезмәте инспекторы (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5),

Штаб инспекторы,

Кизү бүлегендә оператив дежур,

Оператив дежур ярдәмчесе.

Полиция хезмәткәре түбәндәге ташламалардан файдалана ала: лаеклы хезмәт хакы, хезмәт иткән өчен тиешле елларны (кораллы көчләрдә хезмәтен исәпкә алып) иртәрәк алу, гомер һәм сәламәтлекне тулысынча иминиятләштерү, түләүсез медицина хезмәте күрсәтү һәм дәвалау, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә чираттан тыш бушлай урыннар белән тәэмин итү, Россия Эчке эшләр министрлыгының югары уку йортларында түләүсез уку, торак сатып алу һәм төзелеш өчен бер тапкыр бирелә торган түләү.

Белешмәләр өчен телефон: (85569) 5-13-02,

Баулы шәһәре, Сәйдәшев урамы, 10-нчы йорт, 209-нчы кабинет

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International