Татарстан Республикасы Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегендә, Баулы шәһәре, Ленин урамы, 27 йорт адресы буенча, үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан, 2024 елның 17 апрелендә 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, эшмәкәрләр өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.
Эшмәкәрләрне бердәм «ачык ишекләр» көнендә кабул итү 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефоннары аша, алдан язылу буенча башкарылачак. Эшмәкәрләргә кызыксындырган сорауларын күрсәтү дә мөһим.