Татарстан почта бүлекчәләренең эш графигы Ураза бәйрәме уңаеннан үзгәрәчәк

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

10 апрельдә почтальоннар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының Республика бүлеге белән килешенгән график буенча китерәчәк.

11 апрельдә бүлекләр гадәти расписание буенча хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк.

Эшнең хәзерге графигын төгәлләргә яки картада иң якын ачык почта офисын pochta.ru сайтында яисә компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International