«Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек ­-2024» премиясе

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге, «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында, Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен эшмәкәрлек премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итәләр.

Сайлап алу 10 номинация буенча уза:

-Җитештерү;

-Оешма-экспортер;

-IT проектлар һәм чишелешләр;

-Төзелеш;

-Импортны алмаштыру;

-Авыл хуҗалыгы;

-Хезмәтләр өлкәсе;

-Үзмәшгүль;

-Башлангыч эшмәкәр;

-Халыкка танылу.

Гаризалар кабул итү һәм халык тавыш бирү 2024 елның 8 маена кадәр пермиянең ЗОЛОТАЯСОТНЯ.РФ рәсми сайтында дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасының иң яхшы 100 эшмәкәрен бүләкләү тантанасы 2024 елның 24 маенда Казанда узачак. «Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек» Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәге премиясе һәр эшмәкәрнең иң күренекле казанышларын һәм Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтә.

«Алтын йөзлек»кә керү республика эшмәкәрләре тарафыннан югары бәяләнә һәм эшмәкәрлек эшчәнлегендә казаныш булып санала.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» «Минем бизнес» үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International