Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 26 марты, сишәмбе

27 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:

- көчле яңгыр һәм кар явуы;

- секундына 18-23 метр тизлектә төньяктан көчле җил;

- көнбатыш районнарда буран;

- явым-төшем вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлануы;

- аерым районнарда бозлавык;

- юлларда бозлавык, кар өемнәре барлыкка килүе мөмкин.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:


 

Көчле буран вакытында нишләргә?

 

Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләрегезгә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда, аннан читкә китмәгез. Юлда туктагач, сигналны өзлексез кычкырып җибәрегез, капотны күтәрегез яки якты тукыманы антеннага асып куегыз, машинада ярдәм көтегез. Шул ук вакытта углерод газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче йортка керегез, кайда икәнегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнче көтегез. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать афәтләре вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт урыннарыннан урлаулар саны кискен арта.

Әгәр дә сез көчле кар басу шартларында бинада бикләнгән булсагыз, сак кына, паникасыз, үзегез чыгу мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз (булган инструментны һәм кулдан килгән чараларны кулланып). Гадәттән тыш хәлләр эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә хәбәр итегез. Әгәр дә кар өемнәрен үзегез ала алмыйсыз  икән, коткару подразделениеләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотапшыру кабул итүчене (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез.

Машина йөртүчеләргә

 Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга сәяхәт итәргә ниятләүчеләргә, үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Киләсе тәүлек өчен һава торышын ачыклагыз. Машинаның җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәяхәт алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшен тикшерегез, ягулык туплагыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмагыз. Алдан җылы әйберләр һәм азык-төлек тупларга кирәк, кәрәзле телефон зарядкаларын онытмагыз.

 Авария комплекты булуы да мөһим.

 

Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булуыгызны, җирлекнең аерым билгеләрен, машинадагы кешеләрнең санын, яшен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнен күрсәтергә кирәк, үзләренең һәм якыннарының контакт телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләү өчен чаралар күрергә. 

Бозлавык вакытында:

Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен аяк астына басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз вакытында тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга, югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә кирәк.

Бәла - каза очрагында сез, «112» - Бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны"- 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International