Инновацияләргә ярдәм фонды 2024 елда «Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Грантка гариза әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгендә алырга мөмкин. Үз технологик проектын үстерүгә 1 млн сумлык грантларны 2 мең студент алачак. Грант, җәлеп ителгән белгечләрнең хезмәт хакын түләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук түбәндәге чыгымнарны каплаячак:
- юридик затны теркәү
- җиһазлар, материаллар сатып алу,
- интеллектуаль милеккә хокукларны теркәү
Проектлар түбәндәге юнәлешләрнең берсенә туры килергә тиеш:
- цифралы технологияләр
- медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре
- химик технологияләр һәм яңа материаллар
- яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре
- биотехнологияләр
- ресурсларны саклаучы энергетика
- креатив индустрияләр
Конкурс операторы - инновацияләргә ярдәм Фонды (https://t.me/fasietalks)
Гаризалар кабул итү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Тулырак мәгълүмат: (https://fasie.ru/studstartup/)
Бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында «Минем бизнес» үзәгендә +7 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.