Баулыда ил президентын сайлауда беренче тавыш бирү көне актив старт алды

2024 елның 15 марты, җомга

Шәһәрнең 7-нче санлы мәктәбендә урнашкан 1023 һәм 1037 нче сайлау участокларына иртәдән башлап халык агыла. Кемдер эшкә кадәр өлгерергә тырышкан, кемдер эшеннән сорап киткән, барысы да иң мөһиме- алты елга илнең киләчәген сайларга ашыккан.

–Безнең 1023нче участокта 1521 сайлаучы исәпләнә, шуларның 46сы беренче тапкыр тавыш бирәчәк, 66 кеше өйдә тавыш бирәчәк. Көн бик актив башланды, сайлаучыларның килүләренә, тавыш бирүләренә мин бик шат. Әгәр дә халык агымы бүгенгечә күзәтелсә, ике көн эчендә 70 проценттан артыгы тавыш бирер, - дип сөйләде участок рәисе Фәрит Галиев.

1037 нче участокта 1040 сайлаучы, шуларның 21е беренче тапкыр тавыш бирә, өйдә 25 кеше. Участок рәисе Людмила Козикова билгеләп үткәнчә, сайлаучылар иртәдән үк активлык күрсәтәләр.

- Миңа 72 яшь, сайлауларны бер тапкыр да калдырганым юк, гражданлык бурычымны үтәргә кирәк, - ди Ландыш Павлова. – Кәеф яхшы, күңелдә яз, һәркемгә сәламәтлек, тынычлык телим!

Сайлауларга күп кенә кешеләр якыннары һәм туганнары белән килә, исегезгә төшерәбез, баулылар «Сайлауга бөтен гаилә белән!» акциясендә катнашып, машина отарга мөмкиннәр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International