“Девон” боз сараенда 2011-2012 елгы егетләр арасында «Алтын шайба» Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларының республика этабының өч көнлек финал уеннары тәмамланды.
Нәтиҗә ясауда һәм бүләкләүдә Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова, “Алтын шайба” клубының төбәк рәисе, ярышларның баш судьясы Михаил Бойцов, боз сарае директоры Равил Мөхәммәтҗанов катнашты. Сүз уңаеннан, “Алтын шайба” турниры быел үзенең 60 еллыгын билгеләп үтә.
Район башлыгы үзенең чыгышында уеннарны игътибар белән күзәткәне һәм һәр команданың лаеклы көрәшүен билгеләп үтте.
- Бүген спорт бәйрәме, хоккей бәйрәме Баулы районы өчен яхшы нотада тәмамлана. Сез барыгыз да яхшы хоккейчылар, әмма спортта һәрвакыт җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр бар. Сезгә алга таба да уңышлар телим! - диде Ильяс Гозәеров.
Финал көрәшләре 11 мартта башланды, турнирда Казан, Кукмара, Алабуга, Лениногорск, Баулы, Зәй, Байлар Сабасы һәм Буадан сигез команда катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча Баулы шәһәренең «Девон» командасы җиңү яулады. Алар финалда беренче һәм икенче урыннар өчен Кукмараның «Ягуар» командасы белән уйнадылар һәм аларны 6:0 исәбе белән җиңделәр. Шулай итеп, икенче урында - "Ягуар" Кукмара командасы, өченчедә – Алабугадан «Серебряные волки».
“Иң яхшы капкачы” дип “Ягуар” командасыннан Николай Васильев, “Иң яхшы яклаучы” дип Алабуга командасыннан Әмир Галятдинов, “Иң яхшы һөҗүм итүче” дип Баулы командасыннан Тимур Мөхәммәтҗанов танылды.
Командаларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Баулы яшь спортчылары апрель аенда Башкортстан Республикасының Салават шәһәрендә республика данын яклаячак.