«Яшьләр доньясы» яшьләр үзәген реновацияләү яшьләр үзәкләренең матди-техник базасын капиталь ремонтлау һәм ныгыту программасы кысаларында үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, гомуми мәйданы 863 квадрат метр булган объект 1964 елда ук төзелгән булган. Бинаны ремонтлау 2023 елның гыйнвар ахырында башланып, октябрьдә барлык эшләр дә тәмамланган.
Яшьләр үзәге бүген яшьләр өчен төрле урыннар һәм мөмкинлекләр тәкъдим итә – иҗади остаханәләр, медиаүзәк, тавыш яздыру студиясе, фотостудия, инклюзив театр студиясе, хореография һәм концерт заллары. Яңартылган үзәк шәһәр һәм районның иҗтимагый яшьләр берләшмәләренең төп җыелу урыны булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елдан яшьләр үзәге Татарстанда яшьләр белән эшләү буенча нәтиҗәлелек рейтингында иң яхшы 10лыкка керә. Ун елдан артык вакыт эчендә алар 15 миллион сумлык грантлар откан.
Ринат Садыйков район башлыгы озатуында бинаны ремонтлау сыйфатын карады һәм бәяләде, кызыксынулары буенча төрле юнәлешләргә йөрүче яшьләр һәм укытучылар белән аралашты. Аннары түгәрәк өстәл форматында кунаклар эшче яшьләр, төрле яшьләр берләшмәләре вәкилләре белән очраштылар.