Яшь хоккейчыларны Баулы районы Башлыгы Ильяс Гозәеров сәләмләде. Ул егетләргә уңышлы уеннар теләде.
- Хоккей - Баулы районында иң яраткан спорт төрләренең берсе. Нәтиҗәләр дә бар, быел безнең ике команда мондый ярышларда призлы урыннар яулады, - дип билгеләп үтте ул.
Финал уеннарында 8 команда катнаша: "Ак Бүре" (Казан), "Серебряные волки" (Алабуга), "Нефтче" (Лениногорск), "Ягуар" (Кукмара), "Тимерхан" (Байлар Сабасы), "Яшьлек" (Зәй), "Арктика" (Буа), "Девон" (Баулы).
13 мартта финал уеннары узачак һәм иң яхшы уенчылар һәм җиңүче командалар исемнәре игълан ителәчәк.