Азамат 65 кг авырлык категориясендә беренче урынны яулады.
- Азамат Татарстан җыелма командасы составында Россия чемпионы булды, - дип хәбәр итте спорт һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Илмир Сабиров. - Республика командасына ул Татарстан беренчелегендә җиңеп эләкте. Азамат Баулы районында Татарстан һәм Россия чемпионы булган беренче яшь спортчы.