Кызылъяр авылы китапханәсендә оештырылган очрашу дустанә шартларда узды. Чарага авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче авыл кешеләре чакырылды. Алар арасында эре мөгезле терлек үрчетүчеләр, үсемлекчелек, сарыкчылык белән шөгыльләнүчеләр һәм үз бизнесларын планлаштырырга җыенган кешеләр бар иде.
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров аларның һәрберсе белән аралашты, киләчәккә планнары белән кызыксынды. Авыл халкы дәүләт ярдәме һәм башка ярдәм төрләре, терлекчелек өчен җир кишәрлекләре турында сораулар бирде.
Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Кызылъяр авылы җирлеге башлыгы Эльвира Сафина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, учреждениеләр һәм төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты. Авыл халкы биргән барлык сорауларны хәл итәргә ышандырдылар.
Пилот проекты кысаларында мондый очрашулар районның башка авылларында да узачак.