Язгы кәеф атмосферасы бар җирдә дә хөкем сөрде. Концерт залына кергәндә үк барлык хатын-кызларга яшь армиячеләр розалар бүләк иттеләр. Чәчәкләр, әлбәттә, һәркемнең йөзендә елмаю уятты. Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров залда утыручыларга җылы котлау сүзләрен җиткерде. Ул районыбызны лаеклы дәрәҗәдә тоткан ханымнарга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Гүзәл Хисамиевага игълан ителде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Баулы муниципаль районының социаль икътисади үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгының Мактау грамотасы белән Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Мингалиева бүләкләнде. Балаларны тәрбияләүгә һәм гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен ныгытуга керткән зур шәхси өлеше өчен Баулы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән дүрт бала анасы Зөлфия Мостаева бүләкләнде.
Мобилизацияләнгән хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм әзерләүгә һәм җыюга керткән зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән районыбызның битараф булмаган хатын-кызлары Наталья Зиновичева, Валентина Тинибаева бүләкләнде.
Шулай ук Татарстан Республикасының яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү программасы буенча дәүләт ярдәме күрсәтүгә һәм торак шартларын яхшыртуга сертификатлар Заһидуллиннар, Хәйбрахмановлар, Шәйхвәлиевлар, Садыйковлар гаиләләренә тапшырылды.
Тантаналы өлеш бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте, ул районыбызның иң матур хатын-кызларына соклану, хөрмәт, ярату белән тулы булды.