“Киләчәк Уеннары”ннан Россия Почтасы 1500 открытка тапшырган

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

“Киләчәк Уеннары” кунаклары һәм катнашучылары Галәмнең Беренче Бишлеге белән уникаль открыткаларны бушлай җибәргәннәр. Россия почтасы 21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда узган фиджитал-форматтагы дөньядагы беренче масштаблы ярышның партнеры булды.

Өч төрле открыткалар өчен иллюстрацияләр булып Киләчәк Шәһәре, MИRA кошы һәм ярышларның Биш Чакыруын җитәкләгән «Киләчәк Уеннары»ның төп персонажлары тора. Чара өчен “Уеннар” партнеры 1500 открытка чыгарган.

Россия Почтасы һәм “Компьютер һәм башка спорт төрләрен үстерү Агентлыгы” 2023 елның сентябрендә VIII Көнчыгыш икътисади форум кырында ярышларның яңа төрләрен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Тиешле документны Россия Почтасының генераль директоры Михаил Волков һәм “Киләчәк уены” проекты җитәкчесе Игорь Столяров имзалады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International