"Нефтьче" спорт комплексында волейбол буенча ярышлар узды. Анда Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Алабуга, Түбән Кама, Чирмешән, Урыссудан җиде команда катнашты.
Турнир башланыр алдыннан традицион рәвештә Изге Коръән аятьләре укылды. Аннары катнашучыларны Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде.
Турнир нәтиҗәләре буенча Алабуга командасы җиңүче булды, икенче урында – Баулы командасы, өченчедә – Лениногорск командасы.
ТР көньяк-көнчыгыш мөхтәсибәтләре арасында волейбол буенча турнир Баулыда 2015 елдан бирле үткәрелә.