Мастер-классны халыкара атлы көрәш федерациясе вице-президенты Фәрит Нәбиуллин үткәрде.
- Атларны милли традицион спорт төре Аударыш яки атларда көрәш өчен махсус әзерлиләр, - ди Фәрит Нәбиуллин. - Без җирле, Татарстан атларын мөмкин кадәр ешрак күрсәтергә, җирле халыкта аларны авылларда тоту мөмкинлеге булсын өчен кызыксындырырга тырышабыз. Лениногорск районы атлары мондый спорт төрендә даими катнаша, чөнки Татарстанда нәкъ менә махсус, абориген ат токымы көрәше уза.
Сүз уңаеннан, татар атлары токымының яңадан торгызылуы нәкъ менә шушы районда башланган. Нәкъ менә монда, Югары Каран авылында, эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин оештырган «Алмакай» ат утары урнашкан. Нәкъ менә ул татар атлары токымын торгызуга һәм үрчетүгә нигез сала. Ә токым, әйтергә кирәк, барлык атлар да чыдам, искиткеч грациоз, матур якты төстә. Билгеле булганча, нәкъ менә шушы атларда күчмә халыклар һәм хәтта Чыңгызхан сугышчылары да йөргән.
- Март аенда Актүбә бистәсендә дүртенче ТР чемпионаты узачак. Без инде ике дөнья чемпионатын уздырдык, үзебез дә дөнья чемпионатларына йөрдек. Узган елны безнең команда, Россия өчен җыелма команда, бронза призеры булды.
Фәрит Нәбиуллин ярыш кагыйдәләрен аңлатты. Башта мастер-класс кунаклары: Урыссудан Алинур Әхмәтов һәм Кыргызстаннан Кубаньчбек Олы Сурамбек ярышты. 10 минутлык көрәштән соң Кыргызстан көрәшчесе җиңү яулый.
Аннары үзләрен яңа спорт төрендә сынап карарга безнең җирле спортчылар – Илмир Сабиров һәм Эмиль Хөсәенов теләк белдерделәр.
Мастер-класс тамашачыларга да бик ошады.
Автор: Айгөл Гәбдрафыйкова