Баулылы Татьяна Фарваева “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” Республика конкурсында җиңүче булды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Баулы районы делегациясе җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Ул Муса Җәлил дәүләт академия театрында узды.

Конкурска 300дән артык гариза җибәрелгән, әмма 25 хатын-кыз гына җиңүче була алган. Алар арасында Потап Тумбарлы авылыннан Татьяна Фарваева да бар. Ул “Хатын-кыз-ана” номинациясендә җиңүче булган.

Татьяна Сергеевна һәм Юрий Фәйзелхак улы гаиләсендә тугыз бала тәрбияләнә. 2012 елда күп балалы әни “Ана даны” медале белән, 2022 елда гаилә Татарстан Республикасының “Ата-ана батырлыгы” медале белән бүләкләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International