МХОда катнашучылар, шулай ук аларның гаиләләре Россия Социаль фонды линиясе буенча берничә түләүгә хокуклы. Социаль ярдәм чараларын рәсмиләштергәндә аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә.
2023 елда Татарстанның социаль фонды һәм «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк бүлеге арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. "Хезмәттәшлек кысаларында төбәк бүлеге белгечләре гражданнарга тиешле түләүләр һәм ташламалар турында консультацияләр бирәләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының таныклыкларын рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Уртак эшнең мондый форматы мобилизацияләнгәннәргә, иреклеләргә һәм аларның гаиләләренә дәүләт хезмәтләрен рәсмиләштерү процессын тизләтергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия социаль фонды бүлекчәсе сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирә. Алар хәрби хезмәткә чакырылу буенча, шул исәптән мобилизация буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие алу хокукына ия. Пособие бала туган көннән алып 3 яшькә кадәр билгеләнә, әмма баланың әтисе хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәтне башлаган көннән иртәрәк түгел. 2024 елда түләү күләме 16 698сум тәшкил итә. Әгәр гаиләдә хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрнең хатыны йөкле булып, гаилә тулылану көтә и кән, бу очракта хатынга 38 963 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие каралган. МХОда катнашучыларның гаиләләре дә бердәм пособиегә гариза бирә ала. Шул ук вакытта мобилизацияләнгән тормыш иптәшенең керемнәре түләүне билгеләгәндә исәпкә алынмаячак.
Исегезгә төшерәбез, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслаучы документлар гариза бирүче тарафыннан тәкъдим ителә. Пособие 6 айга билгеләнә. Әлеге вакыт узгач, гаилә кабат гариза яза ала.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин: 8 800 1-00000-1 (шалтырату бушлай).