Баулыда ветераннар арасында «Сияние-Балкыш» фестиваленең сайлап алу туры узды

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы районы ветераннары арасында VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу туры үткәрелде.

Фестивальдә өлкән буын кешеләре генә катнаша ала. Баулы ветераннары жюри алдында төрле иҗади номерлар белән чыгыш ясады. Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: аерым җырлау, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, сәнгатьле уку, шигърият, хореография, оригиналь жанр.

Муниципаль турда җиңүчеләр фестивальнең зона этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International