Хәтирә апа Татарстанның Балтач районы Түнтәр авылында туган. Аңа биш яшь тулгач, күп балалы гаилә Мари Эл Республикасына күченә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь кыз Арча медицина училищесына укырга керә. Шул ук районда бер авылда шәфкать туташы булып эшли. Бервакыт Хәтирә апага Баулыда абыйсында кунакта булырга туры килә.
- Мин Баулыны бер күрүдә яраттым, - ди ул. – Нефтьчеләр ягы, перспективалы район, дип уйладым. Хастаханәсе дә яхшы иде. Менә шулай биредә калдым да куйдым, эшкә урнаштым.
Хәтира Мөбарәк кызы бар гомерен медицинага багышлый. 40 елдан артык үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
Баулылы Мөхәммәтгали белән гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәтирә апаның тормыш иптәше нефтьче була.
Ветеран сүзләренчә, ул мәктәп елларыннан спортка тартылган. Төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган.
– Хәзер дә көнемне зарядкадан башлыйм, - ди Хатирә апа.
Шат күңелле, оптимистик рухлы ханым һәр туган якты көнгә шатланып, шигырьләр язып, көненә биш тапкыр намаз укып, балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә гомер кичерә.