Баулы героеның әнисе: “Улым белән горурланам”

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Чарага яшь армиячеләр һәм укытучылар җыелган иде. Шулай ук геройларның әти-әниләре Илсөяр Азизова, Сергей һәм Людмила Рыковлар чакырылды.

Айнур Азизов 1990 елның 5 ноябрендә Баулыда туган. 1 сыйныфтан 5- нче мәктәптә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 2006 елда Баулы шәһәренең 82 нче һөнәри лицеена укырга керә, аны 2009 елда тәмамлый. Хәрби хезмәт үтә. 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча чакырыла. 2023 елның 2 августында махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак була. Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләкләнә.

Валерий Рыков 1987 елның 23 гыйнварында Баулы эшчеләр поселогында туган. 2003 елда 5 - нче мәктәпне тәмамлый. 2023 елның октябрендә контракт буенча хәрби хезмәткә чакырыла. 2023 елның 3 ноябрендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак була.

Чарада Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева катнашты.

"Безнең тормышыбызда һәрвакыт батырлыкка урын бар. Һәм безнең арада шундый кешеләр бар, аларның кылган гамәлләрен батырлык дип атарга мөмкин. Минемчә, бу чын патриотизм рухы. Без андый кешеләргә тиңләшергә тиеш. Геройларыбызны тәрбияләгән әти-әниләребезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Безнең бурыч–аларның исемнәрен һәрвакыт хәтердә тоту, - диде ул.

Шулай ук сыйныф җитәкчесе Раушания Хәбибуллина, Баулы районы Яшь армиячеләр штабы җитәкчесе Равил Ибраһимов чыгыш ясады. Алар ата-аналарына ышанычлы уллар, Ватанны саклаучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Уллары турында сөйләгәндә әти-әниләренең күзләре яшьләнде.

"Минем улым Айнур минем өчен тормыш стимулы, таянычым иде. Ул игелекле, ярдәмчел, шат күңелле булды, – дип сөйләде Илсөяр Азизова. – Аңа чакыру кәгазе бирелгәч, ул миңа: "Әни, барысы да яхшы булачак. Мин хезмәт итәм, исән-сау кайтачакмын. Әгәр мин булмасам сезне һәм Ватаныбызны кем яклаячак. Мин улым белән горурланам, ир-ат үз гаиләсен, үз Ватанын якларга тиеш. Һәм шулай ук җирле хакимиятебезгә, улым хөрмәтенә стенд ясауны оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә. Үсеп килүче буын безнең геройларыбызны онытмасыннар һәм Ватаныбыз патриотлары булсыннар иде. Сугышчыларга посылкалар, гуманитар ярдәм күрсәтүче волонтерларга рәхмәт. Кулыгыздан килгәнчә ярдәм итегез, хатлар языгыз, шәмнәр, маскировка челтәрләре ясагыз. Солдатларның туган якларыннан җибәрелгән әйберләр блиндажларда, дымлы окопларда аларны җылытачак. Аларга анда бик авыр. Балаларыбызны онытмаган һәркемгә рәхмәт. Бергә булсак кына дошманны җиңәргә көч табарбыз.”

"Без мәктәп коллективына Ватаныбызны лаеклы саклаучыларны тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерәбез, – дип сөйләде Людмила Рыкова. - Улыбыз Валера игелекле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кеше иде. Ул сугышта һәлак булды, үз бурычын намус һәм батырлык белән үтәде. Меңләгән шундый ук егетләр белән бергә Ватаныбызны яклап һәлак булды. Без барыбыз да һәлак булган солдатларга бурычлы һәм үз бурычыбызны хәтер һәм хөрмәт белән бирергә тиешбез. Чөнки алар, чынлыкта, без аларны онытканда гына үләләр. Ватаныбызны саклаганда һәлак булган солдатларыбызның истәлеге мәңгелек. Ә яшь егетләргә тырышып укырга, физик әзерлек белән шөгыльләнергә, тормыш авырлыкларына әзер булырга, ә киләчәктә һәрвакыт тынычлык булсын дип телим.”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International