Баулыда "Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез" шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

ТР архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырган гаилә династияләре республика конкурсының муниципаль этабы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында узды.

Анда сигез гаилә катнашты. Исергәп авылыннан Шәмсуаровлар, Кызылъярдан Дәүләтшиннар, Шалты авылыннан Кашаповлар, Баулыдан Шакировлар, Кучербаевлар, Гарифуллиннар, Овсепяннар, Кандауровлар гаиләләре.

Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде.

Конкурсның муниципаль этабы дүрт биремнән торды. Анда гаиләләр жюрига милли һәм гаилә ризыклары белән өстәл, шәҗәрә агачы тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә исә һәр гаилә үзе турында сөйләде-команданың визит карточкасын тәкъдим итте, үзенең шәҗәрәсен, гаилә милли костюмын тәкъдим итте һәм иҗади номерын күрсәтте.

Фестиваль буыннар дәвамын, гаилә бәйләнешләрен ныгыту һәм гаилә традицияләрен саклау, үз нәселе һәм төбәге тарихына кызыксыну уяту, шулай ук үсеп килүче буынны эстетик, әхлакый һәм рухи тәрбияләүдә гаиләнең ролен ныгыту максатыннан үткәрелә.

Муниципаль этапта Шәмсуаровлар гаиләсе җиңде, алар фестивальнең зона этабында район данын яклаячаклар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International