Татарстанның балалы гаиләләренә бирелә торган социаль ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
Ана (гаилә) капиталы – “Демография” милли проектының үзәк чарасы.
2007 елдан башлап ана капиталы күләме өч тапкырдан артык артты, ә программа гаиләләргә уңайлы булсын өчен даими рәвештә үсеш ала, сертификатлар проактив форматта һәм дәүләт хезмәтләрендә электрон рәвештә бирелә. 2024 елдан башлап МСКда яңалык:
Гаиләләрнең 87 проценты диярлек ана капиталы акчаларын тулысынча яки өлешчә биш юнәлеш буенча кулланганнар: торак шартларын яхшыртуга 305 мең гаилә, балаларны укытуга 43 мең гаилә, МСКдан ай саен түләүгә 18 мең гаилә (2024 елда ЕВ күләме 12 741 сум), тупланма пенсия формалаштыруга 171 гариза, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга 2 гариза.
Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстан Республикасында ана капиталы акчалары белән 364,7 мең гаилә (89%) кулланган, гомуми суммасы 136,7 млрд. сум.
17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен Бердәм пособие
Бердәм ярдәм чаралары системасы кысаларында Бердәм пособие йөклелек чорында ук бирелә. Бала тугач, гаилә 17 яшькә кадәр Бердәм пособие алуын дәвам итә ала.
Түләү күләме гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә комплекслы бәяләү нәтиҗәсе буенча билгеләнә һәм: балаларга 50% - 6 370,50 сум; 75% - 9 555,75 сум; 100% - 12 741 сум; йөкле хатыннарга: 50% - 7 158,50 сум; 75% - 10 737,75 сум; 100% - 14 317 сум тәшкил итә.
2024 елдан бердәм пособие билгеләү кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде. Гаилә кеременә мохтаҗлыкны билгеләү өчен «Герой-ана» исеменә лаек булган яки «Ата-ана даны» ордены яки медале белән бүләкләнгән ата-аналарга түләүләр исәпкә алынмый, шулай ук опека яки попечительлек астында булган 18 яшькә кадәрге балаларга банкларда ачылган номиналь счетлар буенча процентлар исәпкә алынмаячак. 2024 елның 1 июненнән укудан буш вакытта эшләгән балигъ булмаганнарның хезмәт хакы исәпкә алынмаячак.
Хәзерге вакытта Татарстанда 190 меңнән артык балага Бердәм пособие рәсмиләштерелгән.
Күп балалы әниләргә вакытыннан алда пенсия
Хокукның барлыкка килү шартлары: берничә бала туу (уллыкка алу) һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү; әнинең 50 яшькә (5 һәм аннан да күбрәк бала), 56 яшькә (4 бала) һәм 57 яшькә (3 бала) җитүе; иминият стажы 15 елдан да ким түгел; 2024 елда шәхси пенсия коэффициенты 28,2 дән дә ким түгел.
2023 елда Татарстан Социаль фонды белгечләре 2,5 меңнән артык күп балалы анага вакытыннан алда пенсия билгеләде. Шулардан 50 яшьтә – 188, 56 яшьтә – 295, 57 яшьтә-2101 күп балалы әни лаеклы ялга чыкты.
Инвалид баланың бер ата-анасына вакытыннан алда пенсия
Хокукның барлыкка килү шартлары: гаиләдә 8 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләү; әнисе 50 яшькә яки әтисе 55 яшькә җитү; иминият стажы 15 һәм 20 елдан да ким түгел; 2024 елда индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) күләме 28,2 дән ким түгел. Инвалид баланы караган һәр ел өчен (гомумән алганда 6 елдан артык түгел) 1,8 ИПК исәпләнә, ә ата-анага (опекунга) айлык түләү 10 мең сум тәшкил итә. 2024 елдан инвалид баланы карау буенча бу түләүләр ата-ана (опекун) тулы булмаган эш көненә, шул исәптән дистанцион рәвештә эшкә чыкканда да саклана.
18 яшькә кадәрге балаларга караучысын югалту уңаеннан проактив пенсияләрне билгеләү. Түләүләр кеше үлгән яки хәбәрсез югалган дип танылган көннән исәпләнә. Пенсия билгеләү өчен кирәкле мәгълүмат социаль фондка ЗАГСның бердәм дәүләт реестрыннан килә.
2024 елда йөклелек һәм бала тудыру буенча һәм бала туганда пособие
Бала туган вакытта ата-аналарга ярдәм итәр өчен, социаль фонд берьюлы ике пособие түли: йөклелек һәм бала табу, шулай ук бала туганда. Беренче пособиене әни ала, икенчесе – ата-аналарның теләсә кайсысы. Әгәр гаилә баланы уллыкка алган икән, аңа шулай ук бала туганда булган түләүгә охшаш пособие каралган.
Татарстанда 24,5 меңнән артык ана декретта булганда әлеге төр пособиене алган. Юнәлдерелгән акчаларның гомуми күләме 3 768,8 млн.сум тәшкил итте.
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 24 604,30 сум. Ике һәм аннан да күбрәк бала туганда пособие һәр балага түләнә. 2023 елда 26,5 мең эшләүче ата-анага 610,7 млн. сумлык һәм 4,8 мең эшләмәүче ата-анага 111 млн. сумлык пособие бирелгән.
Беренче баланың тууы (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләү
(01.01.2018 елдан 31.12.2022 елга кадәр туган балаларга) әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә эшкә яраклы халыкның 2 тапкыр ПМ зурлыгыннан кимрәк булса билгеләнә (ягъни Татарстанда 14 317 сум х 2 = 28 734,40 сум).
Түләү күләме – Татарстан Республикасында билгеләнгән балалар өчен ПМ күләме-12 741 сум.
2023 елда 15,6 мең балага карата 208,2 млн. сумлык түләүләр билгеләнгән.
1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие
Эшләүче ата-аналарның берсенә уртача хезмәт хакының 40% күләмендә түләнә. 2024 елның 1 февраленнән минималь күләме 9 227,24 сум, ә максималь күләме 49 123,12 сум тәшкил итә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча айлык пособие 4 975,9 млн. сумга 51,7 мең гаилә алган.
Эшләмәүче аналар 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие ала ала (әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме ТРда бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса – 13135 сум), яки Бердәм пособие. Әгәр бала 01.01.2023 елга кадәр туган икән, пособие керемнәрне исәпкә алмыйча бирелә.
Баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие
Бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 24 604, 30 сум тәшкил итә. Әгәр инвалид баланы, яки 7 яшьтән өлкәнрәк баланы, яки абыйлары (апалары) булган балаларны уллыкка алу /кызлыкка алу булса, пособие 187 996,90 сум күләмендә түләнәчәк.
Инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләүле ял көннәре бирү
Һәр өстәмә ял көне уртача хезмәт хакы күләмендә түләнә. Ял көннәре эш бирүче белән килештерелә, тиешле гариза кадрлар бүлегенә бирелә. Көннәрне бер-бер артлы да, төрле даталарга ай дәвамында таратып та алып була. Кулланылмаган ял көннәрен туплап, аннары 24 көнгә кадәр бер тапкыр ял итү мөмкин.
Инвалид балага айлык акчалата түләү
Инвалидлар һәм инвалид балалар ай саен акчалата түләргә хокуклы. 01.02.2024 елдан 3802,78 сум тәшкил итә.
Хәрбиләрнең гаиләләренә һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренә пособиеләр һәм ярдәм чаралары
СФР эшчәнлегендә МХОда катнашучы гаиләләргә, геройларга аерым игътибар бирелә.
Йортны ремонтлау өчен бер тапкыр түләү. Размеры гаилә әгъзаларының һәм шәхси торак йортта яшәүче затларның санына карап индивидуаль исәпләнә, түләү 10 елга бер тапкыр бирелә, әгәр торак йорт Дәүләт яки муниципаль торак фондына карамаса; милектә булган торак бина күп фатирлы йортта урнашмаган булса
• Хәрби травма аркасында инвалидларга һәм һәлак булган (үлгән) хәрбинең гаилә әгъзаларына ай саен компенсация. Гаиләгә түләү айлык компенсацияне гаилә әгъзалары санына бүлү юлы белән исәпләнә, шул исәптән инвалидның үзен дә инвалидлык төркеменә ярашлы рәвештә кертеп: I төркем: аена 22 908,62 сум, II төркем: аена 11 454,30 сум, III төркем: аена 4 581,72 сум.
Ата-аналарның 99% диярлек социаль түләүләр өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә. Күпчелек очракта пособиеләр һәм түләүләр билгеләү өчен документлар бирү таләп ителми, чөнки СФР аларны электрон хезмәттәшлек барышында тиешле органнардан һәм оешмалардан үзе сорый.