Баулы сабыйларына исем куштылар

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Россиядә Гаилә елы уңаеннан, Баулы районы ЗАГС бүлегендә төрле бәйрәмнәр үткәрелә. Сабыйларга исем кушу һәм аларга беренче документларын тапшыру тантанасы – шуларның берсе.
Бәйрәмгә Кәримовлар, Давыдовлар, Мөхәммәдиевлар, Фәйзи, Мкртчян гаиләләре чакырылды. Алар яңа туган сабыйларына түбәндәге исемнәрне сайлаганнар: Амалия, Мәдинә, Динә, Фархан, Лариса. ЗАГС бүлеге башлыгы Сирена Мөрсәлимова ул исемнәрнең мәгънәләре турында сөйләде һәм аларның тууы турында дәүләт теркәвен үткәрде. Ата-аналар туу турында акт язмаларына имзаларын куйдылар.
Бәйрәм кунакларын Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады һәм гаиләләргә балаларның беренче документларын – туу турында таныклыкларын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Ләйсән Сәетгәрәева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International