Баулы районы “Россия чаңгы юлы”на әзерләнә

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

10 февральдә Татарстанда чаңгы ярышлары узачак.

Баулыда чара спорт һәм туризмны үстерү бүлеге  ГТО тест үзәге һәм 1-нче санлы спорт мәктәбе белән берлектә уздырыла. Чираттагы эшлекле сишәмбедә район башлыгы Ильяс Гозәеров барысын да ярышларда актив катнашырга чакырды.

“Россия чаңгы юлы” чарасы “Трёхгорка” базасында сәгать 9 башланачак. Ярышлар берничә яшь категориясе буенча уза. Икенче ел инде чарада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә катнаша.

Традиция буенча VIP- ярыш та булачак. Анда авыл җирлеге башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашачак. Алар өчен 1000 һәм 500 метр дистанцияләрдә чаңгы йөгерешләре әзерләнә.

Төрле дистанцияләргә 1-11 сыйныф укучылары, 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләр, 40 яшьтән 59 яшькә кадәргеләр, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр йөгерәчәк. Массакүләм ярыш кысаларында иң яшь һәм иң өлкән катнашучыларны билгеләячәкләр.

“Россия чаңгы юлы” VIP-ярыштан старт алачак. Шул ук көнне ГТО нормативларын районның физик культуралар коллективлары Спартакиадасы исәбенә тапшыру да узачак. Чаңгы узышларында катнашучыларны кайнар чәй һәм шашлыклар көтәчәк.

Айгөл Идиятуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International