Казан дәүләт аграр университеты укучыларны “Казан ДАУ – уңыш территориясе” проектында катнашырга чакыра

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Казан дәүләт аграр университеты белем бирү оешмалары укучыларын, студентлар тормышына чуму мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан оештырылган “Казан ДАУ – уңыш территориясе” һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашырга чакыра.

"Казан ДАУ – уңыш территориясе" кысаларында түбәндәге проектлар гамәлгә ашырыла:

- “Үзеңне тап” проекты – Мәктәп укучыларының “Татарстан фәне һәм яшьләре – киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясе (1- нче кушымта), «Минем кечкенә Ватаным» яшь уйлап табучыларның Республика Олимпиадасы (2 - нче кушымта), Казан ДАУ тарафыннан үткәрелә торган Мәктәп укучыларының предмет олимпиадалары (3 - нче кушымта), информатика буенча Олимпиада (4 - нче кушымта).

- “БДИга әзерләнәбез” проекты-БДИга һәм югары уку йортына керү имтиханнарына әзерлек буенча онлайн консультацияләр.

- “Дөрес эшлә” проекты-Ачык ишекләр көннәре, абитуриентлар һәм ата-аналар өчен онлайн консультацияләр, күзәтү экскурсияләре.

Әлеге чараларда катнашу укучылар өчен бушлай. Җиңүчеләр һәм призерлар Казан ДАУ дипломнары, шулай ук кыйммәтле призлар белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International