Шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен Баулыда яшәүче Әнвәрия Харис кызы Гафурова билгеләп узды. Аның узган тормыш юлы фидакәрь хезмәт, гаилә бәхете белән тулы. Әнвәрия Харис кызын иң кадерле кешеләре тәбрик итте. Изге теләкләргә Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да кушылды.
Әнвәрия ханым Башкортостанның Туймазы районында туып-үсә. Унынчы сыйныфта укыган чагында әнисе якты дөньядан китә. Ул 15 яшьлек энесе белән кала. Тиздән әнисенең энесең гаиләсенә Баулыга күченеп киләләр. Әнвәрия ханым Казандагы сәүдә техникумын тәмамлый. Хезмәт юлын Технологик транспорт идарәсендә башлап җибәрә. “Баулынефть” нефть-газ чыгару идарәсенең эш белән тәэмин итү бүлегендә азык-төлек склады мөдире булып эшли. Гомуми эш стажы 45 елдан артык.
Тормыш иптәше Шамил белән 1954 елда өйләнешәләр. Дүрт бала тәрбияләп, лаеклы белем бирәләр. Бүгенге көндә Гафуровлар 13 оныкларына, 15 оныкчыкларына сөенеп туя алмыйлар. Быел алар гаилә коруларына 70 ел тулуны билгеләп узачак.