Турнирны “Ласточка” лагере территориясендә 17 февральдә сәгать иртәнге 10 да уздыру планлаштырыла. Шайба урынына уенчылар туп кулланса, аяк киеме урынына – киез итек. Уеннар гаилә командалары арасында узачак.
Барлык катнашырга теләүчеләрне спорт чарасына кушылырга чакырабыз! Кызыклы һәм күңелле булачак. Турнирда катнашырга теләүчеләргә 15 февральгә кадәр adodulastochka@yandex.ru почтасына заявка җибәрергә кирәк.