Россия Почтасы 2024 елның икенче яртысына вакытыннан алда язылу кампаниясен башлап җибәрде. Републикада яшәүчеләр 31 мартка кадәр язма басмаларны 2024 елның икенче яртысына алдагы язылу чоры бәясе белән яздырып ала ала.
Акциядә 1400 басма катнаша, шул исәптән Таатарстанда бастырылып чыга торган республика,район, шәһәр газета һәм журналлары катнаша. Исемлек балалар, һөнәри, күңел ачу һәм башка басмаларны үз эченә ала. Басмаларга podpiska.pochta.ru сайтында һәм Россия Почтасының мобиль кушымтасында язылырга мөмкин.
Клиентларның эзләү сызыгында, атамасы яки индексы, темасы, кызыксынулары буенча кирәкле басманы сайларга мөмкинлеге бар, ә инде язылу нибары берничә минут вакытны алачак. Басма матбугат чараларына шулай ук барлык почта бүлекчәләрендә кәгазь каталог буенча һәм почтальон аша да язылырга мөмкин. Язылу физик һәм юридик затлар өчен дә бар.
Почта клиентлары шулай ук хәйрия язылу да рәсмиләштерә ала. «Яхшылык агачы» акциясе 2015 елдан бирле үткәрелә һәм балалар йортларына, мәктәп-интернат балаларына, өлкәннәргә һәм картлар йортларыннан инвалидларга һәм мохтаҗларга журналларга һәм газеталарга язылу бүләк итәргә мөмкинлек бирә. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яки podpiska.pochta.ru акция битләрендә, язылу рәсмиләштереләчәк адреска, төбәкне һәм социаль учреждениене сайларга кирәк.