Зәй шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона туры узды

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

31 гыйнварда Зәй шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона туры узды. Анда Баулы районының Үзәкләштерелгән китапханә системасының директор урынбасары Фәридә Зыярова да катнашты. Ул “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә җиңүче булды.

Шулай ук Баулы районыннан Татьяна Фарваева (“Хатын-кыз – әни”), Румия Шәйдуллина (“Минем язмышым – минем профессиям”), Айдар Хәлиуллин (“Ир-ат – лидер”), Марат Ильясов (“Ир-ат – игелекле йөрәк”) уңышлы чыгыш ясап, үз номинацияләрендә җиңү яуладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International