Баулының 5-нче санлы мәктәбендә ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының зона этабы узды.
Иҗади ярышта, Баулы, Ютазы, Бөгелмә һәм Азнакай районнарыннан дүрт команда катнашты.
Кокурс дүрт этаптан торды:
1 этап: «Безнең күңелле дуслык сыйныфы» визит карточкасы;
2 этап: «Дус сыйныф серләре» күргәзмәсе;
3 этап: иҗади проектны яклау.
Һәр команда үткәрелгән жирәбә буенча чыгыш ясый. Республика жюри әгъзалары һәр күргәзмә белән таныштылар, команда вәкилләре балаларның мавыгулары, ата-аналарның сыйныф тормышында ничек катнашулары турында сөйләделәр. Баулы муниципаль районы башлыгы исеменнән конкурста катнашучыларга һәм компетентлы жюрига социаль мәсьәләләр буенча Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Илдус кызы Хөснуллина сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Конкурсантларга үгет - нәсихәт сүзләре белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Петрович Федоров чыгыш ясады.
«Дус сыйныф серләре» конкурсының икенче зона этабы нәтиҗәләре буенча беренче дәрәҗә диплом Бөгелмә командасына тапшырылды, икенче дәрәҗә дипломнар белән Баулы һәм Ютазы командалары бүләкләнде, өченче дәрәҗә диплом Азнакай командасы кулында. 1 һәм 2 урыннарны алган командалар ярымфиналга чыга.
Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Казан ачык талантлар университеты 2.0» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм республика ата-аналар советы белән берлектә оештыра. Конкурс белем бирү оешмалары һәм ата-аналар комитетларының укучыларны тәрбияләүдә үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы практикаларын ачыклау һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә.