Баулының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә автопарк яңарды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарга кар чистарту техникасын тапшырды. Баулыга, ел әйләнәсе эшли торган итеп җиһазландырылган, биш коммуналь машина кайтты. 

Соңгы көчле кар явып узганнан соң, шәһәр урамнарында техника эшләүдән туктап тормый, бүгенге көндә махсус полигонга барлыгы 2550 кубометр кар чыгарылган.   

Индира Сәйфуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International