Рөстәм Миңнеханов Баулы хастаханәсенә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

ТР сәламәтлек саклау Министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан медицина учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Татарстанның 19 хастаханәсе 22 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һәм ике төр микроавтобус базасында ике мобиль комплекс алды. Алар арасында Баулы үзәк район хастаханәсе дә бар. 

Район хастаханәсенең баш табибы Азат Гайсин хәбәр иткәнчә, хастаханәнең автопаркы ике яңа автомобиль белән тулыланды.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International