Газ белән сак булыгыз!

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Хәзерге заманда табигый газ көндәлек тормышның алыштыргысыз өлешенә әверелде. Ул йортларга җылылык бирә, әмма аның куркыныч чыганагы булуын да онытмаска кирәк.

Көнкүрештә газ куллану кагыйдәләре

• Газ приборларын кулланганчы бүлмәне җилләтегез

һәм һава агымын тәэмин итегез. Газ приборлары эшләгәндә форточканы ачык калдырыгыз.

• Газ приборларының, дымоходларның һәм вентиляциянең эшен күзәтегез. Дымоходларның һәм вентиляциянең тарту көче булмаса газ приборын куллану катгый тыела!

• Газ җиһазлары төзек булмаган очракта, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзелгән махсус оешма хезмәткәрләрен чакырыгыз.

• Бүлмәләрне җылыту, киптерү һәм башкалар өчен газ мичен кулланмагыз.

• Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга газ приборларын кулланырга рөхсәт итмәгез.

• Эшләп утырган газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз.

• Күпфатирлы торак йортларда төтен чыгару һәм вентиляция каналларын тикшерү белән идарә итүче оешмалар шөгыльләнергә тиеш булганга күрә, әлеге җиһазларны тикшерү өчен махсус оешмаларга фатирыгызга керү мөмкинлеген бирегез.

• Газ җиһазларыннан төтен чыгару торбаларын вентиляция каналларына тоташтырмагыз.

Моннан тыш, шуны белү мөһим: йорт эчендәге газ җиһазларына вакытында техник хезмәт күрсәтү, сәламәтлекне, милекне югалту белән генә түгел, гомер өзелүгә бәйле очраклар санын да киметергә мөмкин!

Әгәр дә Сез газ исен сизсәгез:

• Газ приборларын куллануны кичекмәстән туктатыгыз

• Краннарны ябыгыз

• Бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне һәм форточкаларны ачыгыз

• Электр приборларын кабызмагыз һәм сүндермәгез (яктырту, стационар һәм кәрәзле телефоннар һ. б.) һәм тәмәке тартмагыз

• Фатирда булган бар кешене дә чыгарыгыз.

• Авария газ хезмәтенә 04, 104 (мобиль телефоннан) яки ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номеры – 112 буенча газ чыкмаган урыннан хәбәр итегез һәм авария газ хезмәте диспетчеры күрсәтмәләрен үтәгез.

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һавада янучан газлар һәм угар газы дәрәҗәсен контрольдә тоту өчен газлылыкны контрольләү системасын (сигнализатор) урнаштырырга киңәш итә. Игътибар итегез, прибор ябу клапаны белән җиһазландырылган. Газ чыккан очракта яки яну продуктлары концентрациясе арткан очракта, тавыш сигналы яңгыраячак, ә клапан газны ябачак. Сигнализаторның паспорты һәм сертификаты булырга тиеш, аны әлеге төр эшләргә рөхсәт ителгән оешмалар урнаштыра ала. Газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен үтәү-иминлек, үз тормышыгызны һәм якыннарыгызның тормышын саклау өчен гарантия!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International