Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы буенча ОСФРның Баулы районындагы Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хезмәткәрләре, Баулы шәһәренең өлкән буын аралашу Үзәге активистлары, «Россия Пенсионерлар берлеге» нең Баулы бүлекчәсе активы белән берлектә, Баулы районында гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар.

Клиентлар хезмәте хезмәткәрләренең һәм шәһәрнең битараф булмаган гражданнарының уртак көче белән ике көн эчендә: пледлар, клеенка, йоннан бәйләнгән бияләйләр, носкилар, кулъяулыклар, свитер, жилет, балаклавалар, киемнәр, җылы чалбар, урын-җир комплектлары, мендәрләр, фонарьлар, дымлы салфеткалар, сөлгеләр, сабыннар, азык-төлек һәм башка бик күп әйберләр җыелды.

Шулай ук китерелгән шәмнәр һәм калай банкалардан хезмәткәрләр 23 окоп шәме ясадылар.

Җыелган бар әйбер, алга таба махсус хәрби операция зонасына җибәрелер өчен, гуманитар ярдәм җыю пунктына илтеп тапшырылды.

“Уртак эшкә керткән өлешебез сугышчыларыбызга ярдәм итсен. Аларның җиңү белән сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын телибез.”, - диделәр акциядә катнашучылар.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю акциясе хәзер даими булачак, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә теләүчеләр, Баулы районының Клиентлар хезмәтенә Һади Ташташ урамы,21, 14-нче кабинетка китерә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International