19 гыйнвар Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:
- секундына 15-20 метр тизлектә көчле көньяк җиле, урыны белән секундына 25 метрга кадәр
- буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начарлана
- урыны белән көчле җмл
- юлларда бозлавык, кар көртләре.
Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, урамга чыкмаска, балаларның урамда озак торуларын тыярга. Ерак сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш ителә.
Туңу куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь куллану, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык тора. Салкыннан саклану өчен ныклап киенегез, даими актив хәрәкәт итәргә тырышыгыз.
Көчле салкыннарда ерак юлларга йөрмәү һәм сәяхәт итмәү яхшырак. Машина йөртүчеләргә дә үз куркынычсызлыкларын истә тотарга кирәк-сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй запасы булырга, мөмкин кадәр ягулык запасы булырга тиеш.
Мөмкин булса, ерак юлларга чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.
Туңганда беренче ярдәм:
- Әгәр дә кеше салкын алса-тиешенчә җылыныгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр дә туңу булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.
Әгәр дә медицина ярдәме булмаса, кеше бик каты туңган очракта нәрсә эшләргә?
- Зыян күрүчене киендерегез. Дымлы киемнәрен салдырыгыз, җылы одеялларга төрегез. Зыян күргән тән өлешләренә кагылмагыз!
- Җылы суда җылытыгыз. Су температурасы 40-42 0С булырга тиеш. Әгәр термометр булмаса, кулыгызны терсәккә кадәр суга батырыгыз. Кайнар булмаса, димәк температура яхшы. Туңган урынны суга батырыгыз һәм тире алсу төскә кергәнче һәм сизгерлек кайтканчы тотыгыз. Әгәр дә битегез яки колакларыгыз туңса, йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (сөлгене суга батырыгыз һәм сыгыгыз).
- Киптерегез һәм төрегез. Тән тиресе алсу төскә кергәч чиста материал белән төреп куегыз. Әгәр бу аяк яки кул икән, һәр бармак арасына мамык шарлар куеп зарарланган тире участокларына инфекция үтеп кермәслек итеп ясарга кирәк.
- Сыеклык җитмәүне тутырыгыз. Алкогольдән башка җылы эчемлекләр эчәргә киңәш ителә. Бу нормаль тән температурасын торгызырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
• алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз!
• балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез; ·
электр чыбыкларын беркайчан да кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
• электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Онытмагыз: янгын үзеннән-үзе чыкмый. Аның сәбәбе-кешеләрнең ваемсызлыгы һәм ут белән эш итүдә саксызлыгы. Алкоголь эчкән кеше үз-үзен һәм үз гамәлләрен контрольдә тота алмый, һәм бигрәк тә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та ала алмый.
Көчле җил вакытында:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала.