Баулыда өстәл теннисында оешмаларның һәм авыл җирлекләренең спорт командалары арасында иң көчлеләрне ачыкладылар

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Баулы шәһәренең универсаль спорт залында оешмаларның һәм авыл җирлекләренең физик культура коллективлары арасында 2023-2024 елгы Спартакиада зачетына өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Спартакиадада барлыгы 10 команда катнашты.

Уеннар нәтиҗәләре буенча оешмалар арасында беренче урынга районның мәгариф бүлеге җыелма командасы чыкты. Икенче һәм өченче урында нефть предприятиеләре командалары.

Авыл җирлекләре арасында беренче урында Покров Урыстамак командасы, икенчедә – Кызылъяр авылы командасы, өченчедә – Александровка авылы уенчылары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International