Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» учреждениесеннән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү килеп иреште:
Көчле буран вакытында нишләргә?
Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләрегезгә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда, аннан читкә китмәгез. Юлда туктагач, сигналны өзлексез кычкырып җибәрегез, капотны күтәрегез яки якты тукыманы антеннага асып куегыз, машинада ярдәм көтегез. Шул ук вакытта углерод газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче йортка керегез, кайда икәнегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнче көтегез. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать афәтләре вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт урыннарыннан урлаулар саны кискен арта.
Әгәр дә сез көчле кар басу шартларында бинада бикләнгән булсагыз, сак кына, паникасыз, үзегез чыгу мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз (булган инструментны һәм кулдан килгән чараларны кулланып). Гадәттән тыш хәлләр эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә хәбәр итегез. Әгәр дә кар өемнәрен үзегез ала алмыйсыз икән, коткару подразделениеләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотапшыру кабул итүчене (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез.
Машина йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга сәяхәт итәргә ниятләүчеләргә, үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Киләсе тәүлек өчен һава торышын ачыклагыз. Машинаның җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәяхәт алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшен тикшерегез, ягулык туплагыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмагыз. Алдан җылы әйберләр һәм азык-төлек тупларга кирәк, кәрәзле телефон зарядкаларын онытмагыз.
Авария комплекты булуы да мөһим.
Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булуыгызны, җирлекнең аерым билгеләрен, машинадагы кешеләрнең санын, яшен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнен күрсәтергә кирәк, үзләренең һәм якыннарының контакт телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләү өчен чаралар күрергә.
Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, урамга чыкмаска, балаларның урамда озак торуларын тыярга. Ерак сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш ителә.
Туңу куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь куллану, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык тора. Салкыннан саклану өчен ныклап киенегез, даими актив хәрәкәт итәргә тырышыгыз.
Көчле салкыннарда ерак юлларга йөрмәү һәм сәяхәт итмәү яхшырак. Машина йөртүчеләргә дә үз куркынычсызлыкларын истә тотарга кирәк-сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй запасы булырга, мөмкин кадәр ягулык запасы булырга тиеш.
Мөмкин булса, ерак юлларга чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.
Туңганда беренче ярдәм:
- Әгәр дә кеше салкын алса-тиешенчә җылыныгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр дә туңу булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.
Әгәр дә медицина ярдәме булмаса, кеше бик каты туңган очракта нәрсә эшләргә?
- Зыян күрүчене киендерегез. Дымлы киемнәрен салдырыгыз, җылы одеялларга төрегез. Зыян күргән тән өлешләренә кагылмагыз!
- Җылы суда җылытыгыз. Су температурасы 40-42 0С булырга тиеш. Әгәр термометр булмаса, кулыгызны терсәккә кадәр суга батырыгыз. Кайнар булмаса, димәк температура яхшы. Туңган урынны суга батырыгыз һәм тире алсу төскә кергәнче һәм сизгерлек кайтканчы тотыгыз. Әгәр дә битегез яки колакларыгыз туңса, йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (сөлгене суга батырыгыз һәм сыгыгыз).
- Киптерегез һәм төрегез. Тән тиресе алсу төскә кергәч чиста материал белән төреп куегыз. Әгәр бу аяк яки кул икән, һәр бармак арасына мамык шарлар куеп зарарланган тире участокларына инфекция үтеп кермәслек итеп ясарга кирәк.
- Сыеклык җитмәүне тутырыгыз. Алкогольдән башка җылы эчемлекләр эчәргә киңәш ителә. Бу нормаль тән температурасын торгызырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
• алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз!
• балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез; ·
электр чыбыкларын беркайчан да кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
• электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Онытмагыз: янгын үзеннән-үзе чыкмый. Аның сәбәбе-кешеләрнең ваемсызлыгы һәм ут белән эш итүдә саксызлыгы. Алкоголь эчкән кеше үз-үзен һәм үз гамәлләрен контрольдә тота алмый, һәм бигрәк тә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та ала алмый.
Бәла - каза очрагында сез, «112» - Бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны"- 8 (843) 288-46-96.