Татарстанда яшәүчеләр МХО зонасына 5 000 меңнән артык посылка җибәргән

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия Почтасы махсус хәрби операция уздыру зонасына 160 000 хат һәм посылка илткән. Бу вакыт эчендә Татарстан халкы МХО зонасына почта аша 5 000нән артык посылка җибәргән.

Россия Почтасы бүлекчәләре 1 майдан махсус хәрби операция зонасына хәрбиләр өчен бушлай посылкалар кабул итә. Почта инфраструктурасы ярдәмендә һәр гаилә МХО зонасында бурычларын үтәүче хәрбиләр белән элемтәдә тора ала. Посылкада яки хатта хәрби часть номерын, алучының фамилиясен, исемен һәм адресын күрсәтергә кирәк: Мәскәү шәһәре, 103400.

Операторлар посылкаларны ачык килеш кабул итәләр, тыелган әйберләр булмасын өчен эчендәге әйберләрен тикшерәләр. Мәсәлән, тиз бозыла торган ризыклар. Һәр посылканың авырлыгы 10 килограммнан да артмаска тиеш, шуңа күрә почта бүлекчәләрендә аларны үлчәп, кирәк булганда посылканы берничә тартмада җибәрергә мөмкиннәр. Россия почтасы Мәскәүдә Оборона министрлыгы вәкилләренә посылкаларны тапшыра, алар адресатларга посылкаларны үзләре җиткерә.

Хәрби хезмәткәрләргә посылкаларны бушлай җибәрү кагыйдәләре турында тулы мәгълүматны Россия Почтасының контакт-үзәгендә 8-800-100-00-00 телефоны буенча сорарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International