"Волга-Вятскуправгодор" ФКУның 11.01.2024 ел №ВО/РТ-11.01.24 боерыгы нигезендә, 11 гыйнварда 15.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары участокларында йөк транспорт чаралары һәм автобуслар өчен, көчле кар, буран, чикләнгән күрү мөмкинлеге булу сәбәпле, хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде.
Автомобиль юллары участоклары:
Р-239 Казан - Оренбург – Акбулак – Казахстан Республикасы белән чик 10 км-дан 399 км-га кадәр,
М-7 «Волга» Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа 735 км-дан алып 1166 км-га кадәр,
М-7 «Волга», Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә керү урыны 0 км-дан 28 км-га кадәр,
М-7 «Волга», Киров шәһәренә керү урыны 15 км-дан 127 км-га кадәр,
Р-241 Казан-Буа-Ульяновск 0 км-дан 136 км-га кадәр,
А-295 Йошкар-Ола – Яшел Үзән –М-7 «Волга» автомобиль юлы 95 км-дан 126 км-га кадәр,
А-151 Цивильск- Ульяновск 122 км-дан – 136км-га кадәр,
Р-239 Казан аэропортына керү урыны 0 км-дан– 6 км-га кадәр.