Махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлыларның гаиләләре “Нәфис” хәйрия фондыннан 267 тонна продукция алачаклар

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлыларның гаиләләре “Нәфис” хәйрия фондыннан 267 тонна продукция алачаклар

Яңа ел алдыннан «Нәфис» хәйрия фонды Татарстан Республикасының барлык районнарыннан булган МХО катнашучыларның гаиләләренә зур ярдәм акциясе оештырды. Алар беренчел кирәкле товарларның зур җыелмаларын алачак, аларның һәрберсе уртача ярты елга исәпләнгән. Бүләкләрнең гомуми авырлыгы 37 млн сумга 267,2 тонна тәшкил итә. Республиканың шәһәр һәм районнарына җибәрү инде башланган да.

«Без «Нәфис» фондының беренче масштаблы акциясен башлап җибәрдек, хәзер барлык көчләр бүләкләрне һәр адресатка җиткерүгә юнәлтелгән, – ди РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» хәйрия фонды Советы рәисе Ирек Богуславский. - Яңа ел алдыннан һәркем якты өметләр белән яши, һәм безнең уртак бурычыбыз – авыр чор кичерүчеләргә һәм ярдәмгә мохтаҗларга җилкәбезне кую. Без киләчәктә дә гаиләләргә ярдәм итәргә ниятлибез. Бу акциягә башка оешмалар, предприятиеләр һәм меценатлар да кушылса, шат булырбыз».

«Нәфис» фондының хәйрия акциясе кысаларында мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләре Нәфис Косметикс компаниясе чыгарган ярты еллык көнкүреш химиясе запасын алачак. Комплект составына кер юу порошоклары, савыт-саба юу, коры чистарту чаралары һәм сабын кергән. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләренә ярдәм узган елдан алып барыла.

Беренче тапкыр быел һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына да махсус ярдәм күрсәтеләчәк. Алар көнкүреш химиясенең зур җыелмаларын, шулай ук гаиләләренең һәр әгъзасына ярты елга исәпләнгән азык-төлек алачаклар. Азык-төлек җыелмасы составына он, карабодай ярмасы, дөге, макарон, шикәр, балык консервалары һәм Казан май комбинатының продукциясе (үсемлек мае, майонез, кетчуп) кергән. Шулай ук әлеге хәйрия акциясе кысаларында «Нәфис» фонды һәлак булган хәрбиләрнең балаларына татлы Яңа ел бүләкләре җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International