Аппарат киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Ильяс Гозәеров Башкарма комитет хезмәткәрләрен яңа сыйфатта тәкъдим итте.
Элек Башкарма комитетның икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы булып эшләгән Эльвира Мингалиева икътисади үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде .
Район башкарма комитетында муниципаль сатып алулар бүлеге начальнигы вазифасын биләгән Ләйсән Мөсифуллина район башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы итеп билгеләнде