Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз!

2023 елның 22 декабре, җомга

Баулылыларны һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Ярминкә 23 декабрь көнне Агропаркта, Баулы шәһәре, Промышленная урамы, 14 йорт адресы буенча узачак. Башлана 8:00 сәгатьтә.

Ярминкәдә үз продукцияләрен Баулы районы һәм якын-тирә регионнар торак пунктларыннан крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк.

Авыл хуҗалыгы продукциясен (печән, салам, бөртеклеләр) алу өчен, алдан (85569) 5-79-07, (85569) 6-07-17 телефоннары аша, заявка бирергә кирәк.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International