Россия почтасы Татарстанда 2023 елда 32 авыл бүлекчәсен модернизацияләде

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Россия Почтасы, РФ Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе буенча, авыл җирлеләрендә урнашкан почта бүлекчәләрен ремонтлау программасын тәмамлый. Узып баручы елда Почта Татарстан Республикасында авыл һәм ерак территорияләрдә урнашкан 32 бүлекчәне яңартты.

Авыл җирлекләрендәге бүлекчәләрне модернизацияләү ике юнәлештә эшләнә: бинаны ремонтлау һәм җирле халык өчен уңайлы хезмәтләр күрсәтүне киңәйтү.

Почта бүлекчәләрендә бинаның эчке ягы, фасады, җылыту системасы яңартыла, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү, шулай ук климат контроль һәм кондиционер кебек җиһазлар куела. Операторлар өчен яңа техниканы онлайн-элемтә каналларына тоташтыралар. Модернизацияләү вакытында Почта аерым игътибарны барьерсыз мөхитне үстерүгә бирә. Шул сәбәпле почтага керү юлларына пандуслар, персоналны чакыру кнопкасы куела, ишекләр киңәйтелә.  Эшкә яраксыз биналарга ремонт эшләрен башкарып тормыйча, Почта тиз арада төзелә торган биналар төзи.

Сервислар линиясен киңәйтү ягыннан Почта авыл җирлегендә иң файдалы һәм ихтыяҗлы хезмәтләргә юнәлдерелә. Модернизацияләнгән бүлекчәләрдә “Сәламәтлек почмагы" бар, анда клиентлар медицина приборларын (тонометрлар, пульсоксиметрлар һәм контактсыз термометрлар) бушлай ала һәм сәламәтлекнең төп күрсәткечләрен тикшерә ала.

"Безнең игътибарыбызның төп юнәлеше — кешеләр: почта бүлекчәләренә килүчеләр һәм безнең хезмәткәрләр. Без клиентларга уңайлы, тиз һәм нәтиҗәле хезмәтләр күрсәтү, ә хезмәткәрләргә уңайлы шартларда эшләү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, — дип сөйләде Россия Почтасы генераль директоры Михаил Волков. - Почта-ерак авылларда чын "социаль үзәк", шуңа күрә безгә анда яшәүчеләрнең ярдәмгә мохтаҗ булуларын сизгән һәркайсы ситуациядә мөрәҗәгать итә алуы мөһим. Киләсе елда да без бүлекчәләрне модернизацияләүне дәвам итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International