Баулының универсаль спорт залында Нургали батыр истәлегенә көрәш буенча ачык беренчелек узды. Милли көрәш буенча турнир алты шәһәр һәм районнан 50дән артык яшь спортчыны җыйды.
Көрәшчеләрне Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров сәламләде, егетләргә уҗышлар теләде.
Ярышларның баш судьясы Илдар Фатыйхов көрәш кагыйдәләрен аңлатканнан соң, ике келәмдә көрәш башланды. Көрәш дүрт яшь һәм унөч авырлык категориясендә барды.
Баулы районы данын тренерлар Илдар Фатыйхов һәм Илмир Сабиров тәрбияләнүчеләре яклады. Исегезгә төшерәбез, бүген көрәш секцияләре Баулының 2-нче спорт мәктәбендә һәм Кызылъяр мәктәбендә эшли, аларда 70тән артык бала шөгыльләнә.
Исегезгә төшерәбез, безнең шәһәрдә Нургали батыр истәлегенә турнир 2014 елдан бирле үткәрелә.
Озакка сузылган көрәшләрдән соң нәтиҗәләр билгеле булды. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, медальләр һәм дипломнар алдылар.