Бүген үзенең юбилей бәйрәмен Хәйруллина Миңнесорур Мөхәмәтгариф кызы каршы алды. Аны котларга Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да килгән иде.
Миңнесорур Мөхәмәтгариф кызы Башкортостанның Чишмә районы Калмаш авылында туып үсә. Туймазы районы Карат авылында яшәгән. Гомере буе, бер эштән дә курыкмый, колхоз эшендә тир түккән.
2016 елда Миңнесорур апа Баулы шәһәренә күченеп килә. Бүгенге көндә улы гаиләсендә яши.
Улы Илнур сүзләренчә, Миңнесорур апа укырга ярата, газета-журналларның һәр санын түземсезлек белән көтеп ала.