Баулы районында инвалидлар Декадасының соңгы чарасы булып театральләштерелгән тамаша узды

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында "Ангелы. Благо” театраль студиясенең театральләштерелгән тамашасы узды.

Яшь артистлар тамашачыларга "Дүрт бәйрәм һәм бер дуслык" театральләштерелгән тамашасын тәкъдим иттеләр. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашты, алар – районның милли-мәдәни үзәкләре, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары.

Яшь актерлар үз рольләрен бик оста башкардылар. Артистларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин яшь артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International