Татарстанда товар җитештерүчеләр өчен республика маркетинг үзәге эшли

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрү, товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасында республика маркетинг үзәге эшли (РМҮ).

РМҮнең төп элементларының берсе булып "Биржа мәйданчыгы" bp.zakazrf.ru агрегаторы тора. Әлеге ресурста дәүләт һәм муниципаль заказчылар, тарифлар булдыручы предприятиеләр, коммерция предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, үзмәшгульләр катнаша.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы профильле министрлыклары республикада аз күләмдә җитештерелгән яки җитештерелми торган (инвестицион нишалар) кирәкле продукция исемлеген билгели.

Инвестицион нишалар исемлеге белән сез РМҮ сайтында,  http://rmcrt.ru/nichemin.html сылтамасы аша таныша аласыз.

Атна саен (пәнҗешәмбе көнне 15:30 сәгатьтә) Татарстан Республикасы Дәүләт заказы буенча агентлык тарафыннан “Республиканың маркетинг үзәгендә ничек акча эшләргә” дигән темага укыту вебинарлары уздырыла.

Вебинарда катнашу өчен теркәлү https://events.webinar.ru/agzrt/rmcrt2023      сылтамасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International