Баулы районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюны тикшерделәр

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

«Миңнуллин» хуҗалыгында кышкы саклауга 11 ашлык җыю һәм азык җыю комбайны, тракторлар һәм туфрак эшкәртү техникасы куелган.

Хәзерге вакытта җылы ремонт остаханәсендә туфрак эшкәртү техникасы ремонтлана.

Комиссия комбайннарның, азык әзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышын, ремонтны оештыруны һәм хезмәтне саклау шартларын карады.

Конкурска нәтиҗәләр соңрак – район хуҗалыкларын йөреп чыкканнан соң ясалачак.

Автор: Айгөл Идиятуллина

Автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International