Баулының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе оешу хөрмәтенә Баулы мәдәният йортында бүләкләүләр белән концерт программасы оештырылды.
Баулы шәһәренең “Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе" 1998 елда оештырылган. Оешма күп тармаклы җитештерү предприятиесе составыннан бүленеп чыгып барлыкка килә. Хәзерге вакытта биредә 64 кеше эшли, автопаркта 14 берәмлек махсус техника бар. Предприятие җитәкчесе булып Марсель Даутов тора.
Бәйрәм концертында предприятие ветераннарын һәм хезмәткәрләрен Баулы районы җитәкчелеге котлады.
Халыкка күренми торган, әмма шул ук вакытта бик кирәкле хезмәтләре өчен предприятие хезмәткәрләре мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Чара район Мәдәният йорты артистларының күңелле концерт программасы белән үрелеп барды.
Авторы: Сөембикә Климина
Автор фотосы